2020 елның 27 октябрендә Болгар цивилизациясе музее хезмәткәрләре Зарифуллина Т. Г., Камаева Т. П. һәм Сальникова В. А. Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле «1 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУнең 2 нче сыйныф укучылары өчен«Алтын көз тылсымчы!» мәгълүмати-күңел ачу чарасы үткәрделәр .
Балаларга көз, аның сынамышлары, «Уңыш көне» бәйрәме турында сөйләделәр. Балалар «Сөмбелә» яки «Уңыш көне», «Каз өмәсе» кебек татар халык бәйрәмнәренең барлыкка килү тарихы белән таныштылар.
Татар халкының милли бәйрәме «Каз өмәсе» – бу көзге календарь бәйрәме тамырлары белән тирән борынгыга китә. Татарлар һәм башка төрки халыклар, элеккеге кебек үк, казлар үрчетә. Каз йолку традициясе-үзенчәлекле бәйрәм, ул эш һәм күңелле вакытны бергә уздыруны берләштерә, егетләр һәм кызлар җыенып, җырлар җырлыйлар, уйныйлар һәм үзләренә пар эзлиләр. Авылларда «Каз өмәсе» бәйрәме һаман да иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып кала бирә.
Балаларга кунакка Алтын көз «Тылсымлы» кәрҗин белән яшелчә, үзләренең табышмаклары, уеннары һәм конкурслары белән килде, алар анда иң актив катнаштылар. Балаларга бигрәк тә «Бәрәңге утырт һәм җый», «Пешекчеләр», «Кладоискательләр», «Кем тизрәк һәм күбрәк» кебек хәрәкәтчән уеннар ошады. Чара Болгар цивилизациясе музее заллары буйлап экскурсия, истәлеккә фотога төшү һәм татлы призлар белән тәмамланды.

 
Фото-отчет

Социаль челтәрләрдә уртаклашу