2020 елның 24 октябрендә Болгар музей-тыюлыгында «Музей урамы» бүлеге хезмәткәрләре Сәгыйрова Г.Ю. һәм Алексеева Т. В. тарафыннан «Болгар санатор мәктәбе-интернаты» юнармия отряды өчен Халыкара Берләшкән Милләтләр Оешмасы көненә багышланган «Тынычлык һәм иминлек»дигән чара үткәрелде.
24 октябрь-Берләшкән Милләтләр Оешмасы көне. Берләшкән Милләтләр Оешмасы планетада тынычлыкны саклау өчен Икенче бөтендөнья сугышыннан соң барлыкка килде. Узган сугыш дәресләре дөнья җәмәгатьчелеген көчләүгә каршы тору өчен берләшергә мәҗбүр итте. 1945 елның 26 июнендә БМО уставына кул куелды, ул дүрт айдан соң үз көченә керде. Шул вакыттан башлап 24 октябрь Берләшкән Милләтләр Оешмасы көне буларак билгеләп үтелә. Быел БМО оешмага нигез салынуга 75 ел тулуны билгеләп үтә.
Башта аның составына 51 ил кергән, хәзер БМО әгъзалары саны шактый арткан. Оешмага барлыгы 193 дәүләт кергән. Генераль ассамблея, Куркынычсызлык Советы, Икътисади һәм социаль совет, Халыкара суд Берләшкән Милләтләр оешмасының төп органнары булып тора. Шулай ук БМОның берничә махсус учреждениесе бар – икътисади, социаль һәм гуманитар мәсьәләләр буенча халыкара хөкүмәтара оешмалар (ЮНЕСКО, ВОЗ, ФАО, МВФ, МОТ, ЮНИДО һ.б.). БМО төп максатлары арасында: кеше хокукларын үтәү, җирдә имин тормыш һәм тынычлыкны саклау, халыкара конфликтларны һәм проблемаларны хәл итү, илләр арасында хезмәттәшлекне тәэмин итү, төрле дәүләтләрнең гамәлләрен килештерү.
Чараның максаты- яшьармиячеләрне кеше хокукларын яклау буенча барлык илләрнең тырышлыкларын берләштерү зарурлыгын аңлауга җиткерү; «БМО» төшенчәсе турында гомуми күзаллау бирү.
Чараның нәтиҗәсе-дөнья турында плакат уйлап ясау. Балалар тынычлык символы булган күгәрченнәрдә, планетабыз халкына үз теләкләрен яздылар. Чара ахырында барысы бергә «Һәрвакыт булсын кояш!»җырын җырладылар.
Фото-отчет
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English