2020 елның 19 октябрендә Болгар музей-тыюлыгының музей-белем бирү эшчәнлеге бүлеге методисты Л.Ш. Сәгыйрова Габдулла Алиш музеенда Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә исәптә торучы балалар өчен «Әкиятләрдән олы тормышка» дип исемләнгән чара үткәрде. А. Алиш дистәләгән әкият язган татар балалар язучысы. Аның әкиятләре һәркемгә билгеле, хезмәткә, гаделлеккә, табигатькә мәхәббәт тәрбияли.
Бу чарада балалар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, Габдулла Алишның әти-әнисе Габделбари абый белән Газизә апаның белем алуында нинди роль уйнавын белделәр. Балалар, язучының гарәп бәйләнеше белән язылган кулъязмасын күрделәр, аннары латиницада язылган китаплар белән таныштылар.
Балалар «Сертотмас үрдәк» әкиятен тыңладылар, «Әни әкиятләре»турында белделәр. Чара «Елга буендагы шәһәр» музее буенча экскурсия белән тәмамланды.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English