2020 елның 8 октябрендә Болгар музей-тыюлыгында 2020-елга круиз навигациясе тәмамланды . Октябрьнең җылы, кояшлы көнендә «Айлы соната» дигән матур исемле теплоход Болгарның бу навигация сезонында туристлык причалы янына килеп җитте. Теплоходтан килгән туристлар музейларда, XIII-XIV гасыр архитектура һәйкәлләрендә, «Ак мәчет» комплексында булдылар, шулай ук аларга мастер-класс һәм Болгар чәйен дегустацияләү белән интерактив программа тәкъдим ителде.
2020 елның навигация чорында Болгар музей-тыюлыгы Самара, Мәскәү, Түбән Новгород, Екатеринбург, Казан, Пермь шәһәрләреннән 66 теплоход кабул итте. «Инфофлот», «ВодоходЪ», «РосВояж», «Волга-Плес», «Русич», «Гама» һ.б. суднолар йөрешле компанияләр ел саен Болгар музей-тыюлыгы белән килешүләр төзи, һәм хәзер алар белән 2021 елга туристларны кабул итү буенча эш алып барыла.
Болгар музей-тыюлыгы безнең белән 2020 ел навигациясендә эшләгән барлык туристик судно йөрешле компанияләргә ихлас күңелдән рәхмәт белдерә, аларга уңышлар, чәчәк атуларын телибез һәм киләчәктә дә уңышлы хезмәттәшлеккә өметләнәбез.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу