2020 елның 10 октябрендә Болгар музей-тыюлыгының музей-белем бирү эшчәнлеге бүлеге методисты Л.Ш. Сәгыйрова 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 4 «а» сыйныф укучылары өчен «Сөмбелә – көз бәйрәме» дип исемләнгән чара үткәрде. Сөмбелә-Петр I Юлиан календарен керткәнче татарлар файдаланган зодиакаль календарь ае исеме. Сөмбелә-уңыш җыю ае булганлыктан, һәр йортта төрле ризыклар әзерләнгән. Өстәл артында гаилә җитешлеген символлаштырган бавырсаклар мәҗбүри сый белән сыйланды.
Балалар «Сөмбелә» бәйрәменең тарихы, бәйрәм алдыннан һәм бәйрәм вакытында үткәрелгән йолалар циклы белән таныштылар. Бәйрәм-күңелле уеннарбелән дәвам итте һәм укучылар «Чүлмәктә», «Бел мине», «Кәрҗиндә нәрсә», «Мактаулы алма» кебек уеннарда бик теләп катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English