2020 елда Татарстан Республикасында «ЛУКОЙЛ» ГАҖнең XI социаль һәм мәдәни проектлары конкурсы узды, аны Татарстанда «РИТЭК» ҖЧҖ («ЛУКОЙЛ» төркеменә керә) һәм «ЛУКОЙЛ»Хәйрия фонды үткәрә. Конкурсның төп максаты – «ЛУКОЙЛ» ГАҖ хәйрия эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, компания үз эшчәнлеген башкара торган территорияләрнең актуаль социаль мәсьәләләрен хәл итүдә иҗтимагый оешмаларның һәм халыкның инициативаларына ярдәм итү. РИТЭК төбәкләрдә Лукойлның иң яхшы традицияләрен лаеклы үстерә.
Агымдагы елда конкурс комиссиясе каравына барлыгы 872 проект керде, шуларның 155 е җиңүче дип танылды. «Рухият һәм мәдәният» номинациясендә – 62, «Спорт» номинациясендә – 27, «Экология» номинациясендә 29 проект җиңү яулады.
2020 елда Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан «Экология», «Рухият һәм мәдәният», «Спорт» номинацияләрендә 1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә ярдәм итүгә, хәрби – мемориаль комплекслар, музейлар булдыруга һәм яңадан торгызуга, яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән проектлар кабул ителгән.
Җиңүчеләр исемлегенә кертелде:
Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы:
1. Британкино күлен «Экология» номинациясендә саклап калыйк;
2.«Болгар кунаклары – Болгар чакыра» милли мәдәният фестивале «Рухият һәм мәдәният»номинациясендә.
«Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте» Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасы Спас район оешмасы проекты белән:
1.Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен киртәсез спорт-уен территориясе булдыру.
Конкурста җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English