2020 елның 6 октябрендә Болгар цивилизациясе музее хезмәткәрләре Зарифуллина Т.Г., Камаева Т. П. һәм Сальникова В. А. Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Минем елларым-минем байлыгым» дип исемләнгән мәгълүмати – танып-белү чарасы үткәрделәр.
Чараны алып баручылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, аның әһәмияте һәм үзенчәлекләре турында сөйләделәр. 1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу хакта карар БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1990 елда кабул ителгән, Рәсәй Федерациясендә бу көнне 1992 елдан бирле билгеләп үтә башлаганнар. Хәзер без ел саен, алтын көзге чорда бөтен көчләрен һәм белемнәрен үз халкына багышлаган, сәламәтлек һәм яшь буынга биргән кешеләрне хөрмәтлибез. Халыкара өлкәннәр көне-бөтен дөнья буенча өлкән гражданнар өчен үзенчәлекле көн. Бүген бөтен дөньяда 600 млн. га якын кеше исәпләнә, аларның яше 60 ел һәм аннан да күбрәк. Спас муниципаль районы ветераннар оешмалары советы рәисе Т. Н.Бурумова Советлар Союзында эшләгән балалар һәм яшьләр оешмалары турында сөйләде, ә Васильев Егор, районның иреклеләр хәрәкәте җитәкчесе, ветераннарны Рәсәй һәм безнең районның яшьләр оешмалары белән таныштырды.
Ветераннар үзләренең тормыш тәҗрибәләре һәм истәлекләре белән уртаклаштылар. Ветераннар һәм волонтерлар арасында Татарстан Республикасы тарихын белү буенча «Беләм һәм яратам» дигән викторина һәм «Гибрид» дигән мәзәк викторина үткәрелде – һәрвакыттагыча, дуслык җиңде! Барысы да «Кадерен бел» һәм «Нәрсә өчен ул, дип җавап бир» конкурсларында актив катнаштылар. Җыелучылар зур кызыксыну белән Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгына багышланган видеоролик карадылар, «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы. Дәүләт символлары тарихы» күргәзмәсе, борынгы фоторәсемнәр күргәзмәсе, «Бөек Болгар» һәм «Бразилия агатлары»уникаль табигать шедеврлары коллекциясе күргәзмәсе. Ике буын очрашуы җылы дустанә шартларда чәй эчү һәм Болгар цивилизациясе музее заллары буйлап экскурсия белән тәмамланды.

 
Фото-отчет

Социаль челтәрләрдә уртаклашу