2020 елның 2 октябрендә «Музей урамы» бүлеге хезмәткәрләре Сәгыйрова Г., Алексеева Т. һәм музей-белем бирү эшчәнлеге бүлеге мөдире Ваһапов Р. Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Бураково авыл җирлеге ветераннары өчен Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Тормыш көзе» дип исемләнгән интерактив чара үткәрделәр. Экскурсия маршрутына этнография комплексының дүрт тематик музее кертелгән иде. «Спас өязе Дворянлыгы» музеенда кунаклар өчен Идел буенда һәм Спас өязендә дворян фамилияләренең барлыкка килүе турында экскурсия тәкъдим ителде. «Елга буе шәһәре» музеенда кунаклар борынгы өяз шәһәре Спас шәһәре барлыкка килү тарихы белән таныштылар һәм атаклы сәүдәгәрләр династияләре турында белделәр. Габдулла Алиш музеенда ветераннарга танылган татар балалар язучысы, якташыбызның тормышы һәм иҗаты турында һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында аның батырлыгы турында сөйләделәр. Чара ахырында кунаклар өчен «Бал-май» мастер-классы тәкъдим ителде, аннан соң татар халкының милли ризыгы белән чәй эчтеләр. Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре өлкән буын кешеләренә шатлык һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр, аларга үзләрен яшь итеп тою, тирә-юньдәгеләрнең кайгыртуын һәм игътибарын тою мөмкинлеге бирделәр.
Фото-отчет
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English