2020 елның 2 октябрендә Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләрне оештыру бүлеге хезмәткәре В.А. Мөхәммәдов тарафыннан «Болгар санатор-интернаты» дәүләт бюджет белем бирү учреждениесенең 6 нчы сыйныф укучылары өчен 5 октябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья укытучылар көненә багышланган «Укытучы һөнәре» дигән чара үткәрелде.
Укытучы һөнәре-дөньяда иң мактаулы һәм борынгы һөнәрләрнең берсе. Өлкән буын һәрвакыт тупланган белемнәрне һәм тәҗрибәне киләчәк буынга тапшырырга тырышты. Нәтиҗәдә, укытучы һөнәре дә шулай барлыкка килде. Үткән гасырлардагы зирәклекне балаларга тапшыру аңа мактаулы бурыч йөкләнде. Бу һөнәрнең әһәмияте елдан-ел арта гына бара.
Әлеге чара барышында укучылар укытучы һөнәре һәм аның тамырлары турында белделәр, шулай ук узган материал буенча кечкенә генә сорашып белешүдә катнаштылар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English