2020 елның 2 октябрендә Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләр оештыру бүлеге хезмәткәрләре Храмова Г.К., Абдрахманова А.Р., Мухамедов В.А., Гайфетдинова О.А. Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Алтын чор» дип исемләнгән мәгълүмати-күңел ачу чарасы үткәрделәр.
Өлкәннәр көнен бөтен җирдә икенче көзге айның беренче көнендә-1 октябрьдә билгеләп үтү кабул ителде, һәм бу тантана халыкара статуска ия. Халыкара өлкәннәр көне 1991 елның 1 октябреннән билгеләп үтелә, ул БМО Генераль Ассамблеясенең 45 нче сессиясендә игълан ителә.
Бәйрәм Болгар музей-тыюлыгы ветераннарын да читләтеп үтми. Кунаклар өчен музей урамы буйлап интерактив экскурсия үткәрелде, анда аларны тематик костюмнар кигән геройлар каршы алды. Чара ахырында ветераннарны бәйрәм табыны көтә иде, анда алар җылы һәм дустанә атмосферада үзләренең хезмәт эшчәнлеген бик теләп искә алдылар һәм экскурсиядән соң алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Барлык катнашучылар да бик күп уңай эмоцияләр һәм истәлеккә якты Фоторәсемнәр алдылар.

 
Фото-отчет

Социаль челтәрләрдә уртаклашу