2020 елның 1 октябрендә Болгар музей-тыюлыгының музей-белем бирү эшчәнлеге бүлеге фәнни хезмәткәре Сабирова Л.А. «Өченче буын университеты» клубында катнашучылар өчен «Җанны җылы сүз белән җылытыйк» дип исемләнгән интерактив чара үткәрде.
1 октябрь-Өлкәннәр көне – бөтен дөньяда бәйрәм ителә. Бу көнне өлкән буынга йөрәк җылысы, биргән көчләре, яшь буын белән тәҗрибә уртаклашканнары өчен рәхмәт сүзләре кабул ителде.
Чара «Болгар чәйләве» музеенда узды, анда кунаклар өчен танып-белү экскурсиясе үткәрелде, ул Идел буеның чәй традицияләрен ачты. Бу чара «Бал-май» баллы милли ризык әзерләү буенча мастер-класс үткәрүнең матур бизәге булды. Мастер-класстан соң чара уеннар, конкурслар, викториналар һәм җырлар белән күңелле чәй эчүгә күчте. Кунаклар бик күп позитив һәм якты тәэсирләр алдылар.
Фото-отчет
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English