Анда Болгар музей-тыюлыгының 13 хезмәткәре һәм Болгар музей-тыюлыгы директоры Р.Р. Җиһаншин катнашты. Акция дөрес язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны үз-үзеңә тикшерү, филологлар һәм татар теле укытучылары һөнәрен популярлаштыруга юнәлтелгән. Акция «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү «Дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатларында һәмтатар халкының милли үзенчәлеген саклап калу (2020-2023)»Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында үткәрелде.
Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре онлайн-режимда татар язучысы һәм журналист Ибраһим Газиның «Сыерчыклар» әсәреннән өзек яздылар. «Татарча диктант» акциясенең текстын Казаннан видеоэлемтә буенча профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин укыды.
Татар теле буенча диктантны КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты филологлары, профессорлары һәм докторлары тикшерәчәк. Барыгызга да яхшы нәтиҗәләр телибез!

 
Фото-отчет

Социаль челтәрләрдә уртаклашу