2020 елның 27 сентябрендә Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләр оештыру бүлеге фәнни хезмәткәре Храмова Г. К. Бөтендөнья туризм көненә багышланган «Бөек Болгар- үткәнгә сәяхәт » темасына чара үткәрде.
Бөтендөнья туризм көне ел саен 27 сентябрьдә билгеләп үтелә, Рәсәйдә 2020 елда ул 38 нче тапкыр уза. Тантанада сәяхәтне яратучылар, туристлык хезмәткәрләре, экипировка сату кибетләре, туризм тармагын үстерү оешмалары хезмәткәрләре катнаша. Бәйрәмнең максаты-туризмны пропагандалау, халыкара элемтәләрне үстерү.
Сәяхәт – табигать белән аралашу һәм әйләнә-тирә дөньяны танып белү ысулы. Туристлар яңа хис,кичерешләр ала.
Болгар музей-тыюлыгы территориясендә борынгы Болгар шәһәре, X-XIV гасырларда Идел буе Болгары башкаласы сакланган Корылмалар һәм искиткеч Идел пейзажлары урнашкан. 2010 елдан Болгар шәһәре территориясендә «Мәдәни мирас – Свияжск утрау-шәһәре һәм Борынгы Болгар ” комплекслы проектын тормышка ашыру башланды. Бу вакыт эчендә экскурсия-туристик эшчәнлекне үстерү өчен зур эшләр башкарылды. Туристик инфраструктура булдырылган: юллар, парковкалар, музей-тыюлык территориясенә керү төркемнәре яңартылган һәм төзелгән, визит-үзәк төзелгән, анда күп санда кешеләрне кабул итү өчен барлык шартлар да каралган, сәүдә нокталары һәм җәмәгать туклануы челтәре үсә, шәһәр территориясендә ял итү зоналары булдырылган. Архитектура һәм археологик объектларның сакланышы мәҗбүри бурыч булып кала, барлык биналар һәм территорияләр видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылган, шулай ук кичке һәм төнге вакытта яктырту белән тәэмин ителгән. Туристлар өчен даими нигездә 8 музей ачылган: Болгар цивилизациясе музее, Коръән музее, Успение чиркәве тарихы музее, «Табиб йорты» музее, «Спас өязе Дворянлыгы» музее, А.Алиш музее, «Елга буе шәһәре» музее, «Болгар чәйләве »музее. Бу музейларга бару төрле маршрутларга кертелгән, экскурсиядән соң буш вакытларында ял итүчеләр «Габдрахман сахабе коесы» табигать-тарихи комплексында була, тарихи яр буе буйлап йөри алалар.
Соңыннан шуны билгеләп үтәсе килә, Болгар музей-тыюлыгы коллективы Болгарның тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм аны популярлаштыру буенча уңышлы эшли. Шәһәрчекнең археологик тикшеренүләре, фонд материалын өйрәнү дәвам итә, яңа күргәзмәләр һәм экспозицияләр булдырыла. Болар барысы да безнең килүчеләрне кызыксындыра һәм Болгарга тагын бер тапкыр килергә теләк тудыра.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English