2020 елның 15-16 сентябрендә Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләрне оештыру бүлеге хезмәткәрләре Прокофьева Г.Р. һәм Царева А. А. Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәткәрләрнең «Туризм һәм кунакчыллык өлкәсен үстерү» программасы буенча курслар уздылар. Бу программа Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты тарафыннан Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә эшләнде. Уку барышында туризм тармагы өчен мөһим темалар – Татарстан Республикасында туризмны үстерү перспективалары, туристлык продуктын формалаштыру һәм аны алга этәрү, территория брендингы, пандемия шартларында һәм аннан соң туристлык тармагы турында фикер алыштылар. Тыңлаучылар алдында территориаль үсеш өлкәсендә эксперт Углич Воронова Ю.А., Казан шәһәренең туристлык-мәгълүмат үзәге директоры Абрамович Н. В., Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Барабанова Е. А. чыгыш ясадылар.
Программа ахырында барлык катнашучылар да йомгаклау аттестациясен уздылар, шуннан соң аларга квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылды.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу