2020 елның 1 сентябрендә Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләр оештыру бүлеге хезмәткәре Г.И. Сәлимова Белем көненә багышланган «Исәнме мәктәп» дип исемләнгән чара үткәрде.
Безнең илдә ел саен 1 сентябрьдә Белем көне билгеләп үтелә. Үз исемен ул көзнең беренче көне, Россиянең барлык мәктәпләрендә, шулай ук урта һәм югары уку йортларында яңа уку елы башланганда алган. Белем көне-барлык укучылар, студентлар, аларның ата-аналары, һәм укытучылар, шулай ук мәктәп укучылары һәм студентларга хезмәт күрсәтү белән бәйле кешеләр өчен бәйрәм.
1 сентябрь көнне илебезнең барлык торак пунктларында чәчәк бәйләмнәре тотып атлаучы беренче сыйныф укучыларын күрергә мөмкин. Белем көнендә алар өчен уку елы башлануга багышланган тантаналы линейкалар, шулай ук инде традиционга әйләнгән тынычлык дәресләре үткәрелә. Беренче сыйныф укучылары өчен беренче кыңгырау чыңлый. Алар өчен мәктәп стенгазеталары ясыйлар, мәктәп турында җырлар яңгырый. Башка сыйныф укучыларының да шатлыкка сәбәпләре бар, чөнки алар янә яраткан укытучылары һәм мәктәп иптәшләре белән очраша.
Бу көнгә кагылышлы берничә тарихи фактны искә төшерергә кирәк. Башта бу көнне Халыклар урак бәйрәме буларак билгеләп үттеләр. Безнең илдә Петр I заманында ук бу көнне Яңа елны бәйрәм итү кабул ителгән иде. Тик аннары Яңа елны 1 гыйнварга, Европа илләре үрнәге буенча күчерергә карар кылынды.
Чарада катнашучылар бу дәүләт бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, шулай ук бер-берсен 1 сентябрь белән котладылар.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу