2020 елның 31 августында Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләр оештыру бүлеге хезмәткәре Ю.А. Битунова «А. Алиш һәм М. Җәлил тормышы һәм иҗаты»дигән темага чара үткәрде.
Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш-татар халкының бөек шагыйрьләре. Үзләренең шигъри иҗатларыннан тыш, алар батырлык
үрнәге калдырдылар. 1943 елда Бөек Ватан сугышы вакытында Абдулла Алиш Берлин янындагы немец лагерында Муса Җәлил белән очраша. Алар бер-берсен сугышка кадәр үк белә иде. Бик тиздән Җәлил, Алиш һәм аларның иптәшләре актив яшерен эшчәнлек алып баралар. Тормышларын куркыныч астына куеп, Алиш фашизмның үзәгендә-Берлинда яшерен оешманың җаваплы биремнәрен үти. Ул фашистларга каршы листовкалар төзүдә һәм бастыруда актив катнаша. Аның иптәшләре “Җәлилнең уң кулы” дип атыйлар. Җәлиллеләр өстеннән суд 1944 елның мартында Дрезденда була. Патриотларны 1944 елның 25 августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә җәзалыйлар. Ике язучының поэзия генә түгел, аларның тормышы һәм фаҗигале язмышы да тотрыклылык үрнәге булып тора.
Чара Ватаныбызның героик үткәне өчен хөрмәт, горурлык хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелде, чөнки без чираттагы тапкыр герой-антифашист – җәлиллеләр батырлыгын искә алабыз.

 

Видео карарга

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу