2020 елның 28 августында Болгар цивилизациясе музееның күргәзмә мәйданчыгында «Бразилия агатлары» күргәзмәсе ачылды. Бу «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Татарстанның табигать тарихы музее җыелмасыннан табигать шедеврларының уникаль коллекциясе.
Күргәзмәне ачу тантанасында Татарстанның табигать тарихы музее җитәкчесе Г. Р.Минһаҗева, Татарстанның табигать тарихы музееның әйдәп баручы белгече О. П. Шиловский, директорның үсеш буенча урынбасары Л. Н. Сафина һәм Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре катнашты. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Г. Р.Минһаҗева һәм Л. Н. Сафина мөрәҗәгать иттеләр, О. П. Шиловский әлеге күргәзмә экспонатлары турында җентекләп сөйләде.
Күргәзмәнең максаты-Бразиль агаты турында белемнәрне популярлаштыру. Коллекциянең төп үзенчәлеге-таш рәсеменең кабатланмаслыгы һәм кисүләрнең гадәти булмаган зурлыгы .
Күргәзмәгә килүчеләр, могҗизалы ташның гаҗәеп матурлыгы белән очрашкач, һичшиксез, бик күп уңай эмоцияләр һәм бәхетле ачышлар алачак, өстәвенә, таш атамасын аңлатуның бер версиясе буенча, «ahates» – «Бәхетле, тылсымлы»дигәнне аңлата. Күргәзмә табигать биргән гүзәллек дөньясына чуму мөмкинлеге бирәчәк.
Күргәзмә үз эшен 2020 елның 18 октябренә кадәр дәвам итәчәк.

 
Фото-отчет

Социаль челтәрләрдә уртаклашу