2020 елның 15 августында Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләр оештыру бүлеге хезмәткәре Г.И. Сәлимова археолог көненә багышланган мәгълүмати чара үткәрде.
Археолог көне кыр сезонына туры килә һәм күпчелек кешеләр аны экспедицияләрдә каршы ала. Еш кына бу көнне экспедициядә беренче тапкыр катнашучылар өчен «археологларга багышлау» үткәрелә.
Археология безгә ерак тарихка күз салырга мөмкинлек бирә. Без музейларда борынгы заманнардан бирле сакланган һәм археологлар тарафыннан табылган төрле көнкүреш предметларын күрү мөмкинлегенә ия. Археологларның авыр хезмәте, һичшиксез, үз бәйрәмендә дә зур хөрмәткә лаек. Нәкъ менә археологларның табылдыклары тарихчыларга тарихның төрле вакыйгаларын билгеләргә яки расларга ярдәм итә.
Чара барышында туристлар археолог һөнәренең үзенчәлекләре белән таныштылар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English