2020 елның 4 августында болгар цивилизациясе музееның күргәзмә мәйданчыгында Татарстан Республикасы һәм Рәсәй рәссамнар берлеге әгъзасы Тимиршин Альберт Ильяс улының «Йолдызлы әйләнеш» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә рәссамның тууына 50 ел тулуга багышланган.
Тикшеренүчеләр фикеренчә, татар халкының мәдәниятендәге календарьлар Идел буе Болгары чорыннан ук булган. Ул чакта ай-кояшлы һәм ел саен билгеле бер хайван исеме йөрткән «Җәнлекләр календаре» көнкүрештә иде.
Аеруча борынгы Болгар календаре рәссам А.Тимиршин эшләрендә кызыксыну уята. Картиналар фактур фонында 12 стильләнгән хайван рәсеме төшерелгән матур техника белән эшләнгән. Күргәзмәгә килүчеләр, матур эшләр белән танышкач, Идел буе халыклары тарихы турында күбрәк белә һәм үз күзаллауларын киңәйтә алалар.
Күргәзмә ачылышын Парамонычева Татьяна үткәрде.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English