2020 елның 26 июлендә Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләр оештыру бүлеге хезмәткәре В.А. Мөхәммәдов музейга килүчеләр өчен «Безгә диңгездә шундый кораблар кирәк»дигән темага чара үткәрде.
Безнең ил үз тарихында бик күп данлы сәхифәләргә ия. Шулай килеп чыкты ки, ил тарихи юлның шактый өлеше сугышларда узды. Күп тапкыр безнең солдатлар дөньяда иң яхшы сугышчыларның берсе булуын күрсәтте. Сүз дә юк, бу 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы да күрсәтә, әмма безнең географик хәлебез аркасында, ил өчен коры җирдәге кораллы көчләр мөһимрәк иде. Шуңа күрә безнең матросларның, флотның җиңүләре турында күпкә азрак сөйлиләр. Ватан өчен көрәшкән һәм кан салган матрос, мичман һәм офицерларның батырлыкларын онытмас өчен, диңгез җиңүләре турында ешрак сөйләргә кирәк.
Әлеге чара барышында килүчеләр Рәсәйнең хәрби-диңгез көчләре барлыкка килү тарихы белән таныштылар, матросларның, мичманнарның һәм офицерларның данлы юлы, хәрби-диңгез көчләренең гамәлләре белән бәйле мөһим тарихи вакыйгалар турында күп нәрсә белделәр.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English