2020 елның 25 июлендә Болгар музей-тыюлыгының музей-белем бирү эшчәнлеге бүлеге хезмәткәре Сабирова Л.А. «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә «Болгар җиренең согы- бал һәм май» дигән интерактив чара үткәрде. Чара «Болгар чәйләве» музеенда узды, анда балалар өчен интерактив экскурсия үткәрелде, аннан соң «Бал-май» милли ризыгын әзерләү буенча мастер-класс күрсәтелде. Мастер-класста балалар татар ашларының иң борынгы «Бал-май» ризыгы ясау серен белделәр. Бу-Идел Болгарының якты һәм татлы ризыгы. «Бал-май» ны татып карагач, балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм уңай кәеф алдылар. Бал белән майның бергә ярашуы, кояшны, җиребезнең бөтен энергиясен тоярга мөмкинлек бирде.

 

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу