2020 елның 20 июлендә Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләрне оештыру бүлеге хезмәткәре Галимуллина Н. Р. туристлар өчен Халыкара шахмат көненә багышланган «Идел буе Болгар уеннары» дигән чара үткәрде.
Тыюлык кунаклары шахматның килеп чыгышы турында шаккатыргыч легендалар ишеттеләр, бу уенның дөньяда барлыкка килүе һәм таралуы турында белделәр. Сер түгел, бу уенның һәм башка күп кенә уеннарның нигез салучысы борынгы Һиндстанның «Чатуранга»уены булган.
Болгар цивилизациясе музеенда килүчеләр халкыбызның тарихы белән таныштылар, шулай ук җирле халык арасында шахмат һәм башка өстәл уеннары популярлыгын раслаучы экспонатларны күрделәр. Чара урта гасыр уеннары өчен тарихи яр буенда урнашкан мәйданчыкта тәмамланды.

 

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу