2020 елның 9 Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләр оештыру бүлегенең фәнни хезмәткәре Храмова Г.К. туристлар төркеме өчен «Идел буе Болгары архитектурасы»темасына интерактив танып-белү чарасы үткәрде.
Идел буе Болгарының архитектурасын өйрәнү зур әһәмияткә ия, чөнки бу дәүләт аның территориясендә урнашкан заманча шәһәрләрнең архитектур кыяфәтен торгызуда сизелерлек роль уйнады. Димәк, Идел буе Болгарының архитектурасын белми торып, без яшәгән шәһәрләрнең дәрәҗәсен тулысынча аңлап, бәяләргә ярамый. Халыклар тарихы икътисад үсешендә, сәяси вакыйгаларда, кешеләрнең рухи һәм сәнгать эшчәнлегендә генә түгел, ә архитектура мирасында да чагылыш тапты. Архитектура һәрвакыт тарих белән бергә атлый.
Болгар архитектура-төзелеш мәктәбен төзүдә һәм алга таба үстерүдә, шул исәптән гыйбадәтханә корылмаларын төзүдә, Якын Көнчыгыш һәм Кавказ аръягындагы илләрдән килгән осталар аерым роль уйнады. Әмма барлык архитектура кануннары да, җирле климат, табигый һәм архитектура-төзелеш үзенчәлекләреннән чыгып, Болгар сәнгать мәктәбе системасына турыдан-туры буйсындылар.
Чара барышында катнашучылар Борынгы Болгар шәһәре тарихы һәм XIII-XIV гасыр архитектура һәйкәлләре белән таныштылар. Лектор сөйләвеннән алар әлеге корылмаларның кайчан һәм нинди максатларда төзелүен, төзелештә нинди материаллар кулланылуын белделәр һәм үз күзләре белән Болгарның урта гасыр архитектурасының бөтен матурлыгын бәяли алдылар.
Фото-отчет
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English