2020 елның 2 июлендә Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләр оештыру бүлеге хезмәткәре А.Р. Абдрахманова «Бер җирдә ике дин»дигән темага чара үткәрде.
Дин җәмгыять тормышында мөһим роль уйный. Ислам һәм христианлык җирдә иң киң таралган диннәргә карый. Һәр кеше ата-баба диненә иярергә тиеш. Болгар музей-тыюлыгы территориясендә XIII-XIV гасыр архитектура һәйкәлләре, Алтын Урда чорындагы мөселман архитектурасы үрнәкләре һәм XVIII гасыр православие храмы сакланган. Кайчандыр бу урында Урта гасыр Болгар шәһәре булган, ул тарих дәвамында төрле диндәге халык яшәгән эре сәүдә үзәге, матур һәм бай булган. Вакыт узу белән биредә социаль хәл белән генә түгел, дини җәмгыять белән дә берләшкән кварталлар барлыкка килә. Шәһәр турында мәгълүматлар Борынгы Көнчыгыш китапларында, рус елъязмаларында сакланган.
Чара туган якның мәдәни мирасына карата хөрмәт һәм сак караш, Татарстан территориясендә яшәүче халыкларга горурлык һәм толерантлык хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

 

Видео карарга

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу