2020 елның 23 июнендә Болгар музей-тыюлыгында Елга вокзалы причалында «Алексей Толстой» теплоходының, Самара шәһәренең «Рос-Вояж» туристик фирмасының 2020 елгы круиз навигациясе сезонын ачу очрашуы булды. Теплоходта килгән 119 турист өчен Габдрахман коесы һәм музей урамына барып экскурсия программасы оештырылган иде. Бирегә килүчеләргә “Спас өязе Дворянлыгы” музее буенча мавыктыргыч экскурсия үткәрелде, анда аларны “ишегалды хуҗабикәсе” каршы алды һәм сәламләде, килүчеләр, аерым алганда, танылган дворян фамилияләре, дворяннарның нәсел шәҗәрәсе һәм аларның өязне үстерүгә керткән өлеше турында белде. “Елгадагы шәһәр” музеенда кунакларны “җирле балыкчы” каршы алды һәм алар борынгы Спас шәһәре тарихын белделәр, шулай ук музейда урнашкан экспозиция белән таныштылар. Абдулла Алиш музеенда безнең якташыбыз турында архив белешмәләре генә түгел, ә шул чорның көнкүреш әйберләре дә күрсәтелгән, безнең туристларны битараф калдырмады. “Болгар чәе” музеенда самавырлар җитештерүнең барлыкка килүе һәм республикада яшәүче төрле халыкларның чәй тантаналары тарихы турында экскурсия генә түгел, ә “Бал-май” мастер-классы да күрсәтелде.
Фото-отчет
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English