2020 елның 21 июнендә Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре Главнова В. Н. һәм Сагирова Л. Ш. тарафыннан Хәтер һәм кайгы көненә – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы башланган көнгә багышланган «Хәтерләр өчен» дип исемләнгән чара үткәрелде.
22 июнь көнне Рәсәйдә Ватанны саклаучылар турында искә алалар һәм кайгы уртаклашалар. Бу көнне, 75 ел элек фашистлар Германиясе игълан итмичә, Советлар Союзына сугыш башлый. Бу көн безгә ирексездән җәзаланган, тылда ачлык-ялангачлыктан вафат булган, сугышта (бигрәк тә концлагерьларда) вафат булган кешеләр турында искә төшерүгә юнәлдерелгән.
Чара барышында «Хәтерләр өчен» дигән презентация күрсәтелде, ул Брестта канның соңгы тамчысына кадәр басып торган, соңгы сәгатьне Одерда каршы алган, партизан булып урманга киткән һәм фашистларны юк иткән каһарманнар турында. Абдулла Алиш музеенда, татар балалар язучысы, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан, әсирлеккә төшкән һәм яшерен эш алып барган өчен төрмәдә җәзаланган, шагыйрь Муса Җәлил белән бергә фашистларга каршы алып барган концлагерь тоткыннары тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Чара бер минутлык тынлык белән тәмамланды.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English