2020 елның 11 июнендә «Елгадагы шәһәр» музеенда музей-белем бирү эшчәнлеге бүлеге мөдире Ваһапов Р.З. «Рәсәй-безнең уртак йортыбыз» дигән чара үткәрде.
Чара барышында тамашачылар Идел буеның этник һәм конфессиональ күптөрлелеге белән таныштылар. Рәсәй тарихын яратучылар Казан губернасының Спас өяз шәһәренә кыскача экскурсия ясадылар һәм борынгы Болгар шәһәре тарихы, аның белән тыгыз элемтә турында белделәр.
Чара Рәсәй Федерациясенең мөһим дәүләт бәйрәменә-Рәсәй көненә багышланган. Рәсәй көне патриотик сыйфатларны тагын да арттыра бара һәм илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык символына әверелә.

 

СМОТРЕТЬ ВИДЕО

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу