2020 елның 9 июнендә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының музей-белем бирү эшчәнлеге бүлеге методисты Сагирова Л.Ш. «Алишның беренче әкияте»дигән чара үткәрде. Габдулла Алиш – балалар язучысы, искиткеч әкиятче. Кыска гына гомерендә А. Алиш балалар өчен бик күп әкиятләр язган: “Бал кортлары һәм Шөпшә”, ” Кем иң көчле?”, “Сертотмас үрдәк”, “Куян”. “Капкорсак патша”(“Толстобрюхий патша”) (беренче язган әкияте”Пионер каләм” журналында 1934 елда басыла. А. Алиш әкиятләре аңлаешлы, китап укучыларны тормышта начар һәм яхшылыкны күрергә, яхшылыкны явызлыктан аерырга, хезмәт сөючәнлеккә, мәрхәмәтле булырга өйрәтә, шулай ук өлкәннәрне хөрмәт итәргә һәм яратырга өйрәтә. Бу чарада тамашачылар “Чукмар белән Тукмар” әкиятен ишеттеләр.
 

СМОТРЕТЬ ВИДЕО
 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу