2020 елның 1 июнендә Болгар цивилизациясе музеенда Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Тылсымлы балачак дөньясы» дип аталган балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачыла. Бу бәйрәм ел саен дөньяның 30дан артык илендә 1950 елдан бирле билгеләп үтелә һәм иң иске халыкара бәйрәмнәрнең берсе булып тора.
Хәзерге вакытта бу бәйрәмнең хәтта үз флагы да бар. Яшел фонда аның үзәгендә төрле төстәге кеше фигуралары белән уратылган Җир билгесе урнаштырылган. Бу сыннар төрлелек һәм сабырлык символлаштыра. Җир билгесе безнең планетаның символы булып тора.
Күргәзмә онлайн режимда узачак. Күргәзмәдә МБББУ «Болгар балалар сәнгать мәктәбе» укучыларының рәсемнәре тәкъдим ителәчәк. Балалар матурлык ярдәме белән дөньяны сурәтләргә тырыштылар. Чөнки балалар рәсемендә, көзгедәге кебек, баланың эчке дөньясы чагыла.
Халыкара балаларны яклау көне-ул балалар өчен иң шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе, ә өлкәннәргә балаларның даими кайгыртуга һәм яклауга мохтаҗ булулары турында искәртү дә.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English