2020 елның 1 июнендә Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре тарафыннан Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Балалар-безнең киләчәк» дип исемләнгән мәгълүмати – танып-белү чарасы үткәрелде.
Җәйнең беренче көненә туры килә торган балаларны яклау көне-халыкара бәйрәмнәрнең берсе, аны бөтен дөньяда 1950 елдан бирле билгеләп үтәләр. Халыкара балаларны яклау көне һәрвакыт төрле чаралар уздыру белән билгеләп үтелә, аларның максаты – бөтен дөнья балаларының хәленә игътибарны җәлеп итү.
Бу көнне чара уздырганда, без Болгар музей-тыюлыгының балалар аудиториясе белән үз эшен һәрвакыт өстенлекләргә куюын күрсәттек һәм сөйләдек. Үсеп килүче буынны дөрес тәрбияләү, балаларның тарихи белемнәрен киңәйтү, аларда үз илебез, туган як тарихына һәм аның мәдәни мирасына карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләүдә төрле эшчәнлек төрләрен даими куллана. Ел дәвамында музей-тыюлык хезмәткәрләре балалар төркемнәренә җайлаштырылган экскурсияләр, интерактив чаралар, лекцияләр, музей дәресләре, очрашулар-әңгәмәләр, укыту программалары, төрле мастер-класслар үткәрә, һөнәрчелек остаханәләренә йөри, һөнәрчеләрдән алынган тәҗрибә аша халык мәдәнияте, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләре белән таныша. Әлеге чарада балчыктан әвәләп ясау буенча чүлмәкчедән мастер-класс күрсәтелде.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English