2020 елның 27 маенда Болгар музей-тыюлыгының музей-белем бирү эшчәнлеге бүлеге методисты Сагирова Л.Ш. ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Мәгариф тарихы һәм ТАССР үсеше» дигән музей дәресе үткәрде. Музей дәресендә «ТАССРны төзү турында декрет», 1920-1990 елларда ТАССР үсеше турында мәгълүмат, шулай ук Спас педучилищесы-ның бай һәм кызыклы тарихы белән таныштылар. Н. Крупская биредә нинди танылган шәхесләр белем алуын белделәр. Мәсәлән, педучилище каршындагы җидееллык мәктәптә Алиш, аның сеңлесе И.Сункишева, Р. Хәсәнов, А. Емельянов һ. б. укыганнар. Биредә укучыларның күбесе ТАССРның атказанган укытучылары, СССРның халык укытучылары һәм РСФСРның атказанган укытучылары булдылар.

 

СМОТРЕТЬ ВИДЕО

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу