2020 елның 21 маенда Татарстанда гадәттәгечә Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам динен рәсми кабул итүгә чираттагы бер еллыгы билгеләп үтелә.
«922 елда Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә багышланган истәлекле билге» музей-күргәзмә комплексында истәлекле вакыйга истәлеге итеп, чара узачак. Анда кунаклар «Коръән музее» экспозициясе белән танышачак, Гиннесның рекордлар китабына кертелгән уникаль Коръәнне, иң зур басма версия буларак, күрәчәкләр. Шулай ук 1100 ел элек хәзерге татарларның ата – бабалары Ислам динен дәүләт дине сыйфатында ничек кабул итүләрен беләчәкләр. Килүчеләр Италия осталары ясаган гаҗәеп мозаика панносы сюжетында әлеге вакыйганың сәнгатьчә тасвирлануын күрәчәкләр.
Чара килүчеләрне үз халкының тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, шулай ук Болгар җиренә әле X гасыр башында ук килгән Ислам нигезләре белән таныштырачак.

 

Видео карарга

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу