2020 елның 12 мартында чаралар программасы кысаларында «Өченче буын университеты» клубы катнашучылары өчен «Болгар ислам академиясе» һәм «Ак мәчет» комплексы буенча таныштыру экскурсиясе үткәрелде. Болгар ислам академиясе хезмәткәрләре клубта катнашучыларны академиянең уку-укыту һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән таныштырдылар, кунакларга заманча җиһазлар белән җиһазландырылган аудиторияне күрсәттеләр. Кунакларны күргәзмә залында тәкъдим ителгән экспонатлар белән таныштырдылар. Килүчеләр зур кызыксыну белән китап һәм кулъязмалар коллекциясе булган китапханәне, күп функцияле залны карадылар, уку һәм торак корпусларда булдылар. Клубта катнашучылар студентларның яшәү шартлары белән бик канәгать калдылар һәм шәһәрдә мондый уку йортының барлыкка килүенә чиксез шат булуын билгеләп үттеләр.
Экскурсия ахырында кунаклар «Ак мәчет» комплексында булдылар, анда бинаның тышкы һәм эчке матурлыгына сокландылар.
Фото-отчет
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English