2020 елның 13 мартында Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләрне оештыру бүлеге хезмәткәре В.А. Мухамедов ДБББУ«Болгар санатор интернат-мәктәбе»нең 7 нче сыйныф укучылары өчен «Дөнья » космик станциясе» темасына лекция укыды.
Кешелек тарихы башланганнан бирле кешеләр йолдызларга омтылды. Кояш һәм йолдызлардан кешеләр аллалар ясадылар. Тик прогресс бер урында тормады һәм вакытлар узу белән кешеләр күктәге зәңгәр серләрне һаман да ачты һәм кояшның, йолдызларның, планетаның нәрсә икәнен аңлады. Әле бөек рус галиме Циолковский, теоретик космонавтикага нигез салучы: «Җир – кешелек бишеге, әмма мәңге бишектә булырга ярамый», – дип әйткән иде. Безнең горурлыгыбыз, беренче космос «Колумбалар», нәкъ менә совет кешеләре булды. Гагарин, Леонов, Терешкова һәм башка космонавтлар мәңгегә үзләренең данлы исемнәрен тарих битләренә яздылар. Тик алардан соң да космонавтика үсеше туктатылмады. Беренче «Дөнья» космик станциясе, Н-1 ракетасы төзелде. Укучылар нәкъ менә шул хакта – космонавтика үсешенең соңгы чоры турында күп кенә кызыклы мәгълүмат белделәр.
Лекция барышында балаларга 1970-1990 елларда СССРда космонавтика үсеше, галимнәребез, инженерлар, космонавтлар юлында торган сынаулар һәм аларны ничек үтүләре турында сөйләделәр. Шулай ук балалар космосны үзләштерү чорының ни белән тәмамлануын белделәр. Алар фикер алышуда актив катнаштылар.

 

Фото-отчет

 

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу