2020 елның 13 мартында Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләрне оештыру бүлеге хезмәткәре Ахундов Н. О. «Өчкүл урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 6 сыйныф укучылары өчен «Идел буе Болгары шәһәрләре» темасына лекция укыды.
Урта гасырдагы Идел Болгары дәүләте Болгар, Сувар, Биләр, Җукетау, Алабуга башка шәһәрләр белән дан тоткан. Дөньяда урта гасыр мөселман сәнгатенең иң төньяк һәйкәле булып торган беренче Болгар шәһәрендә Алмуш хан ислам динен кабул итә.
Биләр-Идел Болгарының икенче башкаласы, «Бөек шәһәр», аны рус елъязмаларында атаганнарча, 1236 елда монголлар тарафыннан җимерелгәннән соң үз эшчәнлеген туктаткан.
Суварда Иран, Хорезм, Византия, Русь, Грузия белән һөнәрчелек һәм сәүдә үсеш алган. Халык игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Сувар шәрыкъ авторларының иншаларында Болгар шәһәре белән беррәттән, әле 920 елларда ук искә алына. Гарәп географы Абу Заид әл-Балхи мәгълүматларына караганда, 10 мең кешегә җиткән Суварда «төп мәчет» булган.
Лекциядә безнең музей-тыюлыкта булырга өлгергән укучылар Идел Буе Болгарының борынгы шәһәрләре турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат белделәр, әлеге тема белән кызыксындылар.

 

Фото-отчет

 

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу