2020 елның 12 мартында Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләрне оештыру бүлеге хезмәткәре Гайфетдинова О.А. МБББУ«Болгар шәһәренең 1нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе»нең озынайтылган көн төркеме укучылары өчен «Борынгы Болгар риваятьләре һәм әкиятләре» темасына лекция үткәрде.
Лекция барышында балалар Бөек Болгарның риваятьләрен һәм әкиятләрен ишеттеләр, шулай ук бу төшенчәләрнең – риваять һәм әкиятнең бер-берсеннән нәрсә белән аерылганлыгын белделәр.
Риваять-халык иҗаты жанры, анда реаль тарихи вакыйгалар символик гомумиләштерү формасында күрсәтелә. Аларның геройлары-гади кешеләр, шул исәптән тарихи шәхесләр. Әлбәттә инде, риваятьләр дөньяның бөтен тарихын колачлый алмый, бары тик вакытның аерым кисәкләре генә, еш кына бу бер чор була.
Әкиятләр башта мифлардан килеп чыга. Әкият — ул үз калкулыгын югалткан, гадәти һәм реалистиктан кимрәк булган миф, дип әйтергә була. Әкиятләр еш кына конкретиканы югалта-аларда шәһәрләр һәм илләр юк, географик ориентирлар юк, барысы да бик абстракт һәм билгесез, вакыйгалар истәлекле заманнарда каядыр да булса утызынчы патшалыкта бара. Әмма бу жанр конкрет халыкка ныграк бәйләнгән, чөнки әкиятләрдә еш кына төрле магик ритуаллар, конкрет этнос йолалары тасвирлана. Әкият-ул реаль көнкүреш, реаль гореф-гадәтләр һәм реаль кешеләр, тылсымлы, уйланылган шартлар.
Укучылар кызыксынып лекция материалын тыңладылар, ә соңыннан бүләкләр алдылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу