2020 елның 7 мартында Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Кабирова Г.Х. МБББУ «Болгар шәһәренең 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең башлангыч сыйныф укучылары өчен «Әни бәйрәме яз белән килә» дигән чара үткәрде. Очрашу укучыларны Рәсәйдә Халыкара хатын — кызлар көнен бәйрәм итү традициясе белән таныштыру, гүзәл затларга, якыннарына һәм туганнарына-әниләргә, әбиләргә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
Бу матур бәйрәм яз килүен, хатын-кызга карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисен чагылдыра. 8 Март бәйрәме кайчан барлыкка килде? Аны беренче булып билгеләп үтәргә кем тәкъдим итте?, сорауларына һәм башка сорауларга балалар чара барышында җаваплар алдылар.
Чара ахырында балалар үзләренең әниләре һәм әбиләре өчен исемле карточкалар бастырдылар.

 

Фото-отчет

 

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу