2020 елның 6-7 мартында Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләрне оештыру бүлеге мөдире Прокофьева Г.Р. Самара шәһәрендә узган «Рәсәй – мөмкинлекләр иле» президент платформасы проекты- «Кунакчыллык осталары» бәйгесенең ярымфиналында катнашты. “Кунакчыллык осталары” – профессионаллар потенциалын ачуга, яңа гореф-гадәтләрне формалаштыруга, кунакчыллыкның барлык өлкәләрендә дә сервис стандартларын һәм һөнәрләрнең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән Бөтенрәсәй бәйгесе ул. Ике көн дәвамында катнашучылар төркемле аналитик биремнәр чиштеләр, үз проектларын якладылар, лекцияләр тыңладылар һәм туристик индустрия өлкәсендә танылган экспертлар белән бергә эшләделәр. Ярымфиналда Рәсәйнең 19 төбәгеннән 99 конкурсант катнашты, алар дистанцион тест этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм туризм индустриясенә бәйле үз проектларын тәкъдим иттеләр. Болгар музей-тыюлыгыннан ” Идел-Итил. Идел..» проекты тәгъдим ителде. Музей-тыюлык һәм «Спас» тыюлыгы территориясе буенча интерактив тематик маршрутлы уникаль тарихи-экологик тур булдыру. Проектның максаты-Татарстанның Спас муниципаль районында экотуризмны үстерү, ул районның тарихи, табигый үзенчәлекләре турындагы мәгълүматны таратуга, экосистема балансын бозмыйча, җирле халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга ярдәм итәчәк һәм тарихи һәм табигый объектларны саклауда сизелерлек ярдәм булачак.
Фото-отчет
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English