2020 елның 11 мартында Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләр оештыру бүлеге хезмәткәре Л.И. Сабирҗанова ДБББУ «П. А. Карпов исемендәге Болгар кадет интернат-мәктәбе» нең 5 сыйныф укучылары өчен «Рәсәйнең танылган хатын-кызлары»дигән лекция үткәрде.
Рәсәй тарихында күренекле хакимнәр, полководецлар, дипломатлар, мәгърифәтчеләр, мәдәният эшлеклеләре исемнәре белән бай булган, ил язмышында мөһим роль уйнаган хатын-кызлар исемнәре дә аз түгел, монда миллионлаган гади рус хатын-кызлары да бар…
Һәр кешенең тормышында дөньядагы иң төп хатын – кыз – аның әнисе бар. Әмма тарихта үз эзләрен калдырган бөтен дәүләт өчен мөһим булган хатын-кызлар, батырлыклары беркемне дә битараф калдыра алмый торган танылган исемнәре булган хатын-кызлар бар. Укучыларга «Рәсәйнең бөек хатын-кызлары турында» дигән матур презентация тәкъдим ителде, аның ярдәмендә балалар танылган императрицаларның, хатын-кызларның, галимнәрнең, сугыш геройларының, космонавтларның исемнәрен белделәр. Укучылар лекция материалын игътибар белән тыңладылар һәм сорауларга актив җавап бирделәр.

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу