2020 елның 3 мартында Болгар музей-тыюлыгының музей-белем бирү эшчәнлеге бүлеге методисты Сәгыйрова Л.Ш. МБББУ «Болгар 1 нче урта мәктәбе» нең 8 нче сыйныф укучылары өчен «Әби сандыгы» дигән интерактив дәрес үткәрде.
Бу чара мәктәп музеенда узды, анда балалар татар йортының төзеклеген һәм интерьерын кызыксынып карадылар. Дәрестә сүз татар чигүләре турында барды. Әби сандыгыннан оста куллары белән чигелгән сөлгеләр һәм карават, өстәлләр өчен төрле зиннәтләр күрсәтелде. Балалар мондый матур һәм үзенчәлекле милли эшләнмәләрне чигү өчен нинди төсләр кулланылуын һәм чигүнең нинди төрләре булуын белделәр. Чара барышында укучылар актив рәвештә сораулар бирделәр, аларга тулы җаваплар алдылар.

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу