2020 елның 6 мартында Болгар музей-тыюлыгының музей-белем бирү эшчәнлеге бүлеге методисты Сәгыйрова Л.Ш. МБББУ “Болгар шәһәренең 1нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе” нең 3 нче сыйныф укучылары өчен Габдулла Алиш музеенда «Абдулланың өмете-Газизә апа» дигән темага танып-белү дәресе үткәрде. Чара 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган.
Балалар музей экспозициясе белән таныштылар, Абдулла Алишның яраткан хатын-кызлары турында белделәр. Балалар язучысының иң кадерле хатын-кызы- Газизә апа. Алишны әнисе укырга һәм язарга өйрәтте, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләде, аны рухландырды. Абдулланы әйләндереп алган хатын-кызлар арасында шулай ук сеңлесе Закирә һәм яраткан хатыны, аның улларының әнисе Оркыя да бар иде.
Дәрес барышында балалар Абдулла абыйның әнисе фронтка язган хатларын тыңладылар. Укучылар шулай ук А. Алишның әнисенә, хатынына язган хаты белән таныштылар. Һәм, әлбәттә инде, Берлин төрмәсеннән язучының соңгы, хушлашу хаты балалар өчен тирән тәэсир калдырды.
Музей дәресе 8 Март бәйрәме белән котлау белән тәмамланды.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English