2020 елның 3 мартында Болгар музей-тыюлыгының музей-белем бирү эшчәнлеге бүлеге методисты Сәгыйрова Л.Ш. “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы әгъзалары өчен Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан “ТАССР мәгариф һәм үсеш тарихы” дигән лекция үткәрде. Дәрестә катнашучыларга “ТАССРны төзү турында Декрет”, 1920-1990 елларда Республиканың үсеше турында мәгълүмат тәкъдим ителде.
2020 елда халык санын алу булачак, һәм шул вакыйга уңаеннан, тыңлаучылар Татарстан АССРның этнографик картасын күрделәр. Карта гарәп шрифты белән ике телдә – татар һәм рус телләрендә эшләнгән. Ул үзенә аерым игътибар һәм катнашучыларда зур кызыксыну уятты.

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу