2020 елның 5 мартында Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләр оештыру бүлеге хезмәткәрләре В. Н.Главнова һәм Н. Р.Галимуллина ДБББУ «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар интернат-мәктәбе» укучылары өчен «Минем кече Ватаным-Татарстан Республикасы» дигән лекция уздырылды.
Татарстан-күпмилләтле республика. Биредә 173тән артык милләт вәкиле дус һәм тату яши. Безнең төбәк-ул зур һәм гүзәл илнең бер өлеше, аны киләчәк буыннар өчен саклап калырга кирәк, чөнки туган җир турында кайгырту – ул Ватан турында кайгырту.
Лекциядә балалар кече Ватан турында презентация карадылар һәм туган як тарихы, республика территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре белән таныштылар. Укучылар викторина сорауларына актив җавап бирделәр, практик биремне үтәделәр, Татарстан табигате һәм аның символлары рәсемнәре төшерелгән пазллар җыйдылар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English