2020 елның 21 февралендә Болгар музей-тыюлыгының «Музей урамы» бүлеге хезмәткәрләре Сәгыйрова Г., Битунова Ю., Котбутдинова З. һәм Соколиков А. «Спас өязе дворянлыгы» музеенда «Сеспель» чуаш фольклор берләшмәсендә катнашучы балалар өчен Халыкара туган тел көненә багышланган «Караязма патшасы» дип исемләнгән интерактив музей дәресе үткәрделәр.
1999 елның ноябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан игълан ителгән Халыкара туган тел көне ел саен 21 февральдә билгеләп үтелә. Әлеге көн 1952 елның 21 февралендә Даккада булган вакыйгаларны искә алу билгесе итеп сайлана, ул чакта полиция хезмәткәрләре пулясыннан бенгалиның туган телен яклауга чыккан һәм аны дәүләт теле дип тануны таләп иткән студентлар һәлак була.
Чара балаларны музей экспозициясе һәм лекция белән танышудан башланды, анда балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, аңа хас гореф-гадәтләр турында белделәр, шулай ук әлеге истәлекле көнгә кагылышлы күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүмат ишеттеләр. Дәрес барышында балалар төрле халык уеннарын уйнадылар, туган телләрне белүдә ярышып, сирәк очрый торган мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.
Чарада Урта Идел буенда яшәүче халыкларның барлык төрлелеге дә яхшы күрсәтелде. Балалар чуваш халык җырларын башкардылар, рус телендә шигырьләр сөйләделәр, ә махсус чакырылган кунаклар милли әрмән музыкаль уен коралында уйнап күрсәттеләр.
Интерактив дәрес ахырында үзлектән ясалган кара һәм каләм урынына каз каурыйларын кулланып, туган телдә гомуми диктант үткәрелде. Балалар үзләренең грамоталылыгын гына түгел, матур язу сәләтен дә күрсәтергә тиеш иделәр. Бу бурычны иң яхшысы итеп Якличева Ольга үтәп “Караязма патшасы”исеменә лаек булды. Якличева О. Болгар музей-тыюлыгы администрациясеннән грамота белән бүләкләнде.

 

Фото-отчет

 

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу