2020 елның 5 мартында Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләрне оештыру бүлеге хезмәткәре Сабирҗанова Л.И. МББУ ”1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе “нең 1 нче сыйныф укучылары өчен булачак бәйрәмгә багышланган «8 Март – хатын-кызлар көне» дип исемләнгән чара үткәрде.
Бу бәйрәм хатын-кызлар хокуклары өчен көрәш көне буларак барлыкка килде. 1857 елның 8 мартында Нью-Йоркта тегү һәм аяк киемнәре фабрикаларында эшләүче хатын-кызлар үзләренең эш шартларын яхшырту һәм аларга ир-атлар белән беррәттән хокуклар бирү турындагы таләпләр белән демонстрациягә чыга.
1910 елда Копенгагендагы Халыкара хатын-кыз-социалистлар конференциясендә Клара Цеткин 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү тәкъдиме белән чыгыш ясый. 1911 елда бу бәйрәм беренче тапкыр Австриядә, Даниядә, Германиядә һәм Швейцариядә 19 мартта билгеләп үтелә. Рәсәйдә Халыкара хатын – кызлар көнен бәйрәм итү 1913 елның 2 мартыннан соң традициягә әверелде.
1914 елга кадәр бәйрәм мартның төрле числарында билгеләп үтелә. 1914 елда Австрия, Германия, Нидерланд, Рәсәй һәм башка илләрнең хатын-кызлары аны нәкъ менә шушы көнне билгеләп үткәннән соң, 8 мартны бәйрәм итү традициясе һәр җирдә ныгый башлый.
1918 елдан башлап 8 Март- Халыкара хатын-кызлар көне– дәүләт бәйрәме, ә 1965 елдан-эшләми торган көн.
Чара барышында балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихын һәм бу көнне дөньяның башка илләрендә бәйрәм итү традицияләрен белделәр. Шулай ук «Ягез әле, кызлар!» ярышында укучылар актив катнаштылар. Чара ахырында укучылар матур открыткалар ясадылар.

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу