2020 елның 3 мартында Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләр оештыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан В. Н. Главнова һәм М. Н. Рогачева Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Болгар шәһәренең “Башак” балалар бакчасы балалары өчен Бөтендөнья язучылар көненә багышланган «Габдулла Алиш әкиятләре» исемле танып-белү чарасы үткәрелде.
Татар балалар язучысы һәм шагыйрь Габдулла Алиш шигырьләр, хикәяләр язган. Ул балаларны бик ярата һәм алар белән һәрвакыт уртак тел таба белә. Нәкъ менә балаларга карата мәхәббәт аны әдәбиятка алып килде. Алиш: «Бөтен иҗатымны балаларга багышларга телим», – дип әйткән иде. Балалар аны «Әкияти абый ” дип атадылар. А.Алиш әкиятләре балаларны бер-берсе белән дус, тату яши белергә, мәрхәмәтле булырга, өлкәннәрне тыңларга һәм хөрмәт итәргә чакыра, шулай ук тормышта яхшы һәм начарлыкны күрергә, хезмәт яратырга өйрәтә.
Чарада балалар «А.Алишның тормышы һәм иҗаты» дигән презентация белән таныштылар. Чара барышында балалар А.Алиш әкиятләре белән якыннан таныштылар, фикер алыша, сораулар бирә һәм аларга дөрес, төгәл һәм иҗади җавап бирергә өйрәнделәр. Алар кызыксынып викторинада катнаштылар, слайдлар буенча әкиятләрнең исемнәрен белделәр, язучының әсәрләре буенча табышмаклар чиштеләр, әкият персонажлары рәсемнәре төшерелгән пазлалар җыйдылар. Барлык катнашучылар да кечкенә бүләкләр алдылар.

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу