2020 елның 2 мартында Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләр оештыру бүлеге хезмәткәре Ю.А. Битунова ДБСББУ “Болгар санатор интернат-мәктәбе”нең 1нче сыйныф укучыларына «Русьтә Масленицаны бәйрәм итү традицияләре» дигән темага лекция үткәрде.
Масленица – елда иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе, ул бөтен Рәсәй буенча киң билгеләп үтелә. Ул гасырлар буена сакланып, буыннан-буынга тапшырыла торган традицияләрне чагылдыра. Бу атналык бәйрәм – әйлән-бәйлән, җыр-бию, уеннар, кыш белән саубуллашу һәм язны каршылау йоласы. Русьтә элек-электән ел фасылларын алыштыруны билгеләп үтү кабул ителә.
Лекциядә балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар, Масленица бәйрәме традицияләре турында белделәр. Дәрес ахырында укучылар тәкъдим ителгән табышмакларны актив чиштеләр.
Фото-отчет
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English