2020 елның 28 февралендә Болгар музей-тыюлыгының музей-белем бирү эшчәнлеге бүлеге фәнни хезмәткәре Кривошеева С.В. ДБСББУ «Болгар санатор интернат-мәктәбе»нең 8 сыйныф укучылары өчен «Спас өязендә мәгарифне үстерү» дигән интерактив музей дәресе үткәрде.
Идел Болгары чорыннан мәгариф үсешенә зур игътибар бирелә. Музей дәресе барышында балалар Екатерина ІІнең 1786 елда Рәсәйдә беренче мәгариф турындагы законга кул куюын белделәр. Аның буенча һәр губерна шәһәрендә төп халык училищесы, ә һәр өяздә кече халык училищесы ачу каралган. Халык мәгарифе үсешендә Александр I реформасы да мөһим роль уйный. 1804 елның 5 ноябрендә Александр I бер үк вакытта өч яңа университет (Казан, Дерпт һәм Харьков) уставларын һәм университетларга буйсынган уку йортлары уставын раслый.
Дәрестә балалар XIX гасыр Спас шәһәренең уку йортлары белән таныштылар, уку йортларында дәресләрдә укытылган һәм өйрәнелгән предметларның атамаларын белделәр.

 

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу