2020 елның 27 февралендә Болгар цивилизациясе музееның күргәзмә мәйданчыгында «Рәсәй халыклары» күргәзмәсе ачылды.
1862 елда Санкт-Петербургта «Рәсәй империясенең меңьеллыгы уңаеннан» чыгарылган Густав Теодор Паулиның «Рәсәй халыклары» китабыннан төшерелгән сүрәтләр (күчермәләр) күргәзмәсе. Сүрәттә (рәсемдә) XIX гасыр урталарында Рәсәй халкының киемнәрен һәм көнкүрешен зур төгәллек белән гәүдәләндерделәр.
Чара ахырында МБББУ «Болгар балалар сәнгать мәктәбе»нең укучылары өчен керамик кувшин рәсемнәре буенча мастер – класс үткәрелде.

 

Фото-отчет

 

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу