2020 елның 21 февралендә Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләр оештыру бүлеге хезмәткәре Гайфетдинова О.А. МББУ «Болгар 1 нче урта мәктәбе»нең озынайтылган көн төркеме укучылары өчен «Яшь экскурсовод» дип исемләнгән чара үткәрде.
Экскурсоводлар яки гидлар-иң кызыклы һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Экскурсоводларның үз бәйрәме бар, ул ел саен 21 февральдә билгеләп үтелә.
Тарихчылар фикеренчә, бу һөнәр әле Борынгы Грециядә барлыкка килгән. Греклар Олимпия уеннарын үткәрергә карар иткәч, Афинага илнең барлык почмакларыннан кешеләр тартылды. Һәм бу кунаклар җирле истәлекле урыннар турында күбрәк белергә теләделәр.
Шунысы кызык, узган гасыр уртасына кадәр теләсә кайсы кеше экскурсовод була ала иде. Мәсәлән, музейларда тарих укытучылары эшләгән, ә чит телләрне белгән җирле халык гидларга әверелгән. Әле күптән түгел генә экскурсоводларны профессиональ – махсус мәктәпләрдә, курсларда, туристик институтларда әзерли башладылар.
1985 елда Халыкара экскурсоводлар ассоциацияләре федерациясе барлыкка килә, аңа туризм өлкәсе аеруча нык үскән 15 ил вәкилләре кергән. Федерация президенты Бөтендөнья экскурсовод көнен оештырырга тәкъдим итте, ә датаны Халыкара федерациянең беренче съезды хөрмәтенә сайладылар. Беренче тапкыр бу бәйрәмне 1990 елда билгеләп үттеләр.
Экскурсовод экскурсия үткәргән төбәк тарихын бик яхшы белергә тиеш. Турист җитди сорау бирә ала, ә гид җавап белергә тиеш. Психология нигезләрен белү зур төркем кешеләр белән эшләүдә ярдәм итәчәк — әйтик, аларның игътибарын озак вакыт дәвамында саклап калырга яки туристларның төрле яшь төркемнәренә кызыклы фактлар турында сөйләргә.
Чарада балалар экскурсоводның хезмәт вазифалары белән таныштылар һәм экскурсоводның гидтан нәрсә белән аерылуын белделәр, шулай ук тематик табышмакларга җавап бирделәр.

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу